Чаллыда ашыгыч ярдәм машиналары җитешә алмыйлар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ашыгыч ярдәм машиналары җитешә алмыйлар

Соңгы тәүлекләрдә автокалада ашыгыч ярдәм машиналарын чакырту дүрт тапкырга арткан.

Элек көненә 240-280 чакыру булса, хәзер табибларга 820-830 чакыру килә икән. Авырулар югары температурага, ютәл, томау барлыкка килүгә зарланалар. Тын юллары, үпкә ялыксынулары турында да чакырулар шактый. Ашыгыч ярдәм машиналары көне-төне туктап тормый чакыруларга ашыгалар. Чаллыда соңгы атналарда салкын тидереп авыручылар саны артуы күзәтелә.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


медицина

Нет комментариев