Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Бөек Ватан сугышы ветераннары юбилейларын билгеләп үттеләр

РФ Президенты Владимир Путин, шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәисә Рәхмәтулла кызы Сәхипгәрәева һәм Фәния Шәрип кызы Кәримова юбилейлары белән котлаулар кабул иттеләр.

Ветераннарны Үзәк районы хакимияте, «Паритет», «Электротехниклар» идарәче компанияләре вәкилләре, шулай ук ТИҮ рәисләре котлады.

Тукай районы Иштирәк авылында туган Рәисә Рәхмәтулла кызы үзенең 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул Бөек Ватан сугышы елларында һәм лаеклы ялга чыкканчы үзенең туган авылында «Бүләк» совхозында эшли. Рәисә Рәхмәтулла кызы ике бала тәрбияләп үстергән, дүрт оныгы һәм җиде оныкчыгы бар. 

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

Фәния Шәрип кызы 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Юбиляр Сарман районы Югары Чыршылы авылында туа. Бөек Ватан сугышы елларында туган авылы колхозында эшли. 1955 елда Чаллыга даими яшәү урынына күчә, лаеклы ялга чыкканчы почтада эшли. Фәния Шәрип кызы өч бала тәрбияләп үстергән, оныгы һәм ике оныкчыгы бар.  

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, юбилей даталарына медальләр белән бүләкләнгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы