Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бәйрәм көннәрне шифаханәләрнең эш тәртибе

Чаллыда 4 майдан 7 майга кадәр олылар һәм балалар шифаханәләрендә участок табиблары һәм тар белгечләр кабул итәчәк.

Чаллыда 4 майдан 7 майга кадәр барлык шифаханәләрдә участок табиблары һәм тар белгечләр кабул итәчәк. Моның өчен алдан язылырга кирәк. Ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү өчен стационарлар эшли. Кичектергесез ярдәм дежур кабинетларда оештырыла. 

Бәйрәм һәм ял көннәрендә халыкка медицина ярдәме ничек күрсәтеләчәк:

1 һәм 9 майда:

- иртәнге 9дан 14кә кадәр кичектергесез медицина ярдәме кабинетлары эшли;

- иртәнге 8дән 13кә кадәр табибны өйгә чакыртырга була;

- иртәнге 9дан 14кә кадәр процедура, бәйләү кабинетлары һәм үзәкләштерелгән стерильләштерү бүлекләре эшли.

Олылар шифаханәләре 4 майдан алып 7 майга кадәр иртәнге 8дән 16га кадәр эшли. Кичектергесез медицина ярдәме кабинетлары – 16дан 19га кадәр эшли.

Балалар шифаханәләре 4 майдан 6 майга кадәр үз графиклары буенча эшли. 7 майда - иртәнге 8дән 16га кадәр. 

Кичектергесез теш дәвалау кабинеты 2-нче теш дәвалау шифаханәсендә һәм 1-нче балалар теш дәвалау шифаханәсендә эшли.

Прививканы 1 майдан 10 майга кадәр ясатырга мөмкин. Прививка ясату кабинетларының эш тәртибе белән дәвалау оешмаларының сайтында танышырга була. «Омега» сәүдә үзәгендә һәр көн 13-тән 19-га кадәр вакцинация ясатырга мөмкин. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев