Чаллыда Дели, Далер, Агиля, Эйлюльләр яши
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Дели, Далер, Агиля, Эйлюльләр яши

Пандемия аркасында Чаллыда ике ел рәттән үлем очраклары арта. 2021 елда 6831 кеше вафат булган. Үлүчеләрнең 51%ы – ирләр. Үлем күрсәткече 1000 кешегә – 12,8. Бу республика күрсәткеченнән кимрәк.

Чаллыда 2021 елда 6604 бала туган. Аларның 58%ы никахлы гаиләдә дөньяга килгән. ЗАГС идарәсе башлыгы Равилә Зариповага без сабыйларга күпчелек нинди исемнәр кушалар дип, мөрәҗәгать иттек. 

– Чаллыда яңа туган балаларга София, Ева, Милана, Алисә, Тимур, Кәрим, Марк, Самир кебек исемнәр кушалар. Агиля, Дели, Эйлюль, Далер, Алдияр, Нил, Мубин кебек үзенчәлекле исемнәр бирүчеләр дә бар, – дип җавап кайтарды ул.

2021 елда икенче бала алып кайтучылар саны – 41% ка, өченче һәм дүртенчегә баручылар – 23% ка арткан. 3 суррогат әни очрагы да теркәлгән.

72 гаиләдә игезәк сабыйлар дөньяга килгән. Иң зур әнигә – 51, иң зур әтигә 62 яшь булган.  
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев