Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән хәйрия концерты булды

Якташына тагын бер кат ярдәм итү максатыннан, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Казаннан ук килде.

Агымдагы елның март-апрель айларында социаль челтәрләрдә моңлы тавышлы җырчы Дәниф Шәрәфетдиновның ярдәмгә мохтаҗ булуы турында күп язылды. Эш шунда:  Дәнифкә даими рәвештә кыйммәтле препаратлар, уколлар ясатырга кирәк. Башта ул аларны үз акчасына алган. Беркемнән ярдәм сорамаган, ничектер җаен табарга тырышкан. Соңыннан җырчыга тиешле даруларны дәүләт программасы нигезендә кайтарта башлаганнар. Тик ни өчендер ел башында аны туктатканнар. Шуннан соң “Шәһри Чаллы” газетасы, “Күңел” радиосы һәм башка матбугат чаралары, артистлар - Лилия Муллагалиева, Равил Галиев, Ринас Әхмәтов һәм башкалар Дәнифкә ярдәм сорап,  интернет аша  халыкка мөрәҗәгать итте.

Халык талантлы җырчының сәламәтлегенә битараф калмады. Хәзер инде Дәниф үзенә ярты елга җитәрлек дару кайтарткан. Ул үзенә ярдәм кулы сузган һәркемгә рәхмәтле. “Минем язмышыма битараф булмаганыгыз, авыр чакта булышканыгыз өчен, үзем һәм гаиләм исеменнән сезгә булган хөрмәтемне җиткереп бетерә алмам кебек. Газиз әнкәемнең дә сезгә әйткән сүзләрен җиткерәсем килә. “Улыма шулай ярдәм иткәнегез өчен Аллаһы Тәгалә сезнең үзегезгә көтмәгән җирдән зур сөенечләр, муллык, сәламәтлек җибәрсен”, - диде әнкәем.

Якташларыма, авылдашларыма, туган ягым - Актаныш районы җитәкчелегенә, радио-газета журналистларына, интернет сайтларга зур рәхмәт. Сез миңа сәхнәгә чыгарга көч-куәт бирдегез. Шушы авырлык белән ялгызымны гына калдырмаганыгыз өчен тагын бер кат рәхмәт сезгә”, - ди ул сөйләшкән саен. 

27 апрельдә шәһәребезнең Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында Дәниф Шәрәфетдиновка ярдәм йөзеннән “Изге җанга –изгелек” дип исемләнгән хәйрия концерты булды. Анда Гөлдания Хәйруллина, Виталий Агапов, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Инзилә Сәлимова, Ринас Әхмәтов, Илнур Гомәров һәм башкалар катнашты. Якташына тагын бер кат ярдәм итү максатыннан, Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева Казаннан ук килде. Лилия – хәйрия чараларында актив катнашучы, олы йөрәкле  җырчы. Ул: “Кешеләргә игелек кылсаң, Аллаһы Тәгалә сине ярдәменнән ташламый”, - дигән девиз белән яши.

Концертта һәр җырчы үзенең иң  популяр җырын  башкарды. Шунлыктан ул тамашачыларның күңеленә хуш килде. Без шәһәрдәшләребезнең тәэсирләре белән дә кызыксындык.

Гөлшат Максимова: “Мин Дәниф белән бер вакытта Алабуга мәдәни-агарту училищесында укыдым. Аңа ярдәм йөзеннән концерт оештырылуын ишеткәч, ике дә уйламыйча концертка килдек. Рамазан аенда моңлы җырчыбызга ярдәм итәсебез килде. Концерт бик ошады”,  - диде. Сүрия Садыйкова да хәйрия концертыннан канәгать булуын әйтте.

“Дәниф – безнең танылган якташыбыз, татар халкының моңлы җырчысы. Аның иҗатын бик яратабыз. Шуңа күрә концертка кызым белән бергә бардык. Бик матур концерт карап,  рәхәтләнеп ял иттек. Рамазан аенда шәфкатьлелек кылып, якташыбызга ярдәм итә алуыбыз өчен сөенеп кайттык. Дәниф сәламәт булып, киләчәктә моңлы тавышы белән халкыбызны сөендереп, бәхетле гомер кичерсен”, - ди шәһәрдәшебез Ләйсән Насретдинова.

Җырчының якын дусты Ринас Әхмәтов әйтүенчә, билетлар сатудан кергән акча Дәниф Шәрәфетдиновка тапшырылган.

Зөлфия ФОАТОВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев