Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ел эшмәкәрләренә» бүләкләр тапшырылды

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев шәһәр конкурсында җиңүчеләрне котлады һәм шәһәрдә эшмәкәрлек секторы актив үсеш алуын билгеләп үтте.

«Ел эшмәкәре» шәһәр конкурсы 2018 елдан бирле үткәрелә. Быел ул «2020-2023 елларга Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең кече һәм урта эшмәкәрлегенә ярдәм күрсәтү һәм аны үстерү» муниципаль программасы кысаларында узды.

Конкурс 14 номинация буенча үткәрелгән иде, барлык җиңүчеләр дә, дүрт эшмәкәрдән тыш, бүләкләнгән, калганнарына бүләкләрне шәһәр мэры бүген тапшырды. 

«Уникаль продукт» номинациясендә Илнур Маннанов бүләкләнде. «Бизнес-инновация» номинациясендә Таһир Әхмәтҗанов җиңүче булды. «Динамик бизнес» номинациясендә Максим Лашин җиңде. Михаил Павликов «Ел визионеры» номинациясендә җиңүче, бүген бүләкне хатыны Людмила Алексеевна алды.

«Чаллы шәһәре – эшмәкәрлекнең ватаны. – дип билгеләп үтте шәһәр мэры Наил Мәһдиев. – Биредә эшмәкәрлек секторы актив үсеш ала: шәһәрдә 80 меңгә якын предприятие хезмәткәре. «КАМАЗ»да 30 меңнән артык кеше эшли. Без эшмәкәрлек секторына ярдәм күрсәттек, күрсәтәбез һәм ярдәм күрсәтәчәкбез».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы