Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Ел студенты-2021»не сайладылар

«Нур» яшьләр үзәгендә «Ел студенты-2021» шәһәр конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина студентларны котлады һәм быел конкурсның үзенчәлекле булуын, быел аңа 10 яшь тулуын билгеләп үтте. Анда быел беренче тапкыр бик күп яшьләр катнашты – 13 номинациядә 100дән артык кеше, бу исә Чаллы яшьләренең яңага тагын да ачыграк булуын һәм үз фикерләре, белемнәре белән уртаклашырга әзер булуларын күрсәтә.

«Ел студенты-2021» Гран-приен В.Тимирясов исемендәге «Казан инновацион университеты»ның Чаллы филиалы студенты Камилла Камалова алды.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, алтынчы ел рәттән конкурсның төп номинациясендә – «Ел студенты» Гран-приен җиңүчесенә Россия Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина исемле стипендиясе (33 мең сум) бирелә. Әлфия Гомәр кызы 2016 елда ук конкурсны хуплады һәм Чаллы студентларының инициативаларына ярдәм итү өчен премия оештырды. Ә калган номинацияләрдә җиңүчеләр конкурсны оештыручылардан һәм партнерлардан дипломнар һәм призлар ала.

«Студентлар проекты» номинациясендә»:

«INSIDE» студентлар пресса-үзәгенең медиамәктәбе – Чаллы дәүләт педагогика университеты.

«Форпост студентлар отряды» номинациясендә:

«ФОРПОСТ» яшьләр куркынычсызлык хезмәте – «Чаллы педагогика көллияте».

«Иҗади шәхес» номинациясендә:

Елизавета Евдокимова – Казан Идел буе федераль университетының Чаллы филиалы.

«Студентлар иҗат коллективы» номинациясендә:

«Чизкейк» театр студиясе – Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы филиалы.

«Студентлар иҗтимагый оешмасы-2021» номинациясендә:

«Волонтер-медиклар» – Чаллы медицина көллияте.

«Чит ил студенты» номинациясендә:

Радион Әхмәтов – Чаллы дәүләт педагогика университеты.

«Ел журналисты» номинациясендә»:

Илүзә Минәхмәтова – Чаллы дәүләт педагогика университеты.

«Студентларның массакүләм мәгълүмат чаралары» номинациясендә:

«INSIDE» студентлар матбугат үзәге – Чаллы дәүләт педагогика университеты.

«Ел спортчысы» номинациясендә:

Артур Коршунов – Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты.

«Ел интеллекты» номинациясендә:

Регина Нәбиева – Казан (Идел буе) федераль университетының Чаллы филиалы.

«Ел волонтеры» номинациясендә»:

Ләйлә Нуртдинова – Чаллы дәүләт педагогика университеты.

«Ел җәмәгатьчесе» номинациясендә:

Диана Вәгыйзова – Чаллы дәүләт педагогика университеты.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы