Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда элеккеге хатынының яңа сөйгәнен балта белән чапкан ир-атны хөкем иттеләр

Алдагы 10 ел гомерен ир-ат катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.

Татарстан Югары суды Алмаз Маликов эше буенча хөкем карары чыгарды. Маликовны элеккеге хатынының яңа сөйгәнен вәхшиләрчә үтерүдә гаепле дип таптылар. Алдагы 10 ел гомерен ул катгый режимлы колониядә үткәрәчәк.
Суд ачыклаганча, 2020 елның сентябрендә Маликов үзенең элеккеге хатынына һәм аның яңа иренә урамда һөҗүм итә. Ул көндәшенә этне өстерә, аны җиргә ега һәм балта белән чаба. Яраланган ир-ат шунда ук үлә.
Тикшерү фаразлары буенча, Алмаз һәм аның ике ел элек аерылышкан хатыны Айгөл арасындагы киеренке мөнәсәбәтләр җинаять кылу өчен сәбәп булган.
Айгөл һәм аның белән яши торган Егор Бобенко Маликовның үтерү белән янавы турында полициягә гариза да биргән. Шуның икенче көнендә үк, Маликов урамда яшь парны сагалап тора һәм балта белән һөҗүм итә.
Көндәшенә һөҗүм иткәннән соң, Маликов Айгөл артыннан ташлана, әмма элеккеге хатыны медицина үзәге фойесына йөгереп керергә өлгерә һәм эзәрлекләүчедән котыла.
Берничә маддә — үтерү белән янау, вәхшиләрчә үтерү, үтерергә маташу һәм сәламәтлеккә җиңел зыян китерү буенча җинаять эше кузгатыла. Маликов үз гаебен өлешчә генә таныган.
Прокурор гаепләнүчегә катгый режимлы колониядә 19,5 ел җәза үтәүне билгеләүне сораган. Бу хакта агентлыкка ТР прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
Нәтиҗәдә, суд Маликовны 10 елга катгый режимлы колониягә озату карары чыгара.
Элеккеге хатынының ир-атын балта белән чапкан Чаллы кешесе үз акылында дип табылган. 

Фото: bookmaker-ratings.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хөкем итү