Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда электр самокатларында йөрүчеләрне тикшерәләр

Алар җәяүлеләргә тиң, ягъни самокатлы юл йөрү кагыйдәләренең 4нче маддәсе буенча хәрәкәт итәргә бурычлы. Бу самокат йөртүче тротуардан йөрергә тиеш дигән сүз.

Шулай ук юлны җәяүлеләр кичүеннән чыкканда самокат белән идарә итүче транспортыннан төшәргә тиеш. Бу, беренче чиратта, аның куркынычсызлыгы өчен мөһим.

ЮХИДИ хезмәткәрләре әлеге кагыйдәнең үтәлүен даими тикшереп тора. Моннан кала 250Ватт көчле самокатта йөрүчеләрнең машина йөртү таныклыгы да булырга тиеш. Аерым очракта ул "М" категориясе. Башка төр категорияләр дә мондый самокатлар белән идарә итү хокукы бирә.

Машина йөртү таныклыгы булмаганнарга административ җаваплылыкның 12.7.1 бүлеге буенча  5 меңнән алып 15 меңгә кадәр штраф яный. 

"Узган ел электр самокат белән идарә итүче кызның юл һәлакәтендә гомере өзелгән иде. Быел үлемнәр юк. Моны булдырмас өчен һәрдаим профилактик чаралар уза," - ди юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе пропаганда бүлегенең өлкән инспекторы Рузил Заһидуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев