Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эш урыннары ярминкәсе узачак

16 февральдә "Рәсәй эше" кадрлар үзәге "ЭКСПО-КАМА" күргәзмә үзәгендә вакансияләр ярминкәсен оештырачак. Башлана 10:00 сәгатьтә.

Чарада шәһәрнең 15 эре предприятияләренең кадрлар бүлеге вәкилләре катнаша. «Электротранспорт», «КАМАЗ» ААҖ Пресс-рама заводы, Бизнеска хезмәт күрсәтү үзәге, «ТЭСК», «Татнефть-АЗС Центр»ның Яр Чаллы филиалы, «Акульчев», «Группа Август» - әнә шулар.

Эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге вакансияләр тәкъдим ителәчәк: инженер-конструктор, 3 нче категорияле кондитер җитештерү технологы, бухгалтер, хисап бүлегенең әйдәп баручы бухгалтеры, техник контроль бүлеге белгече, инженер-сметчик, пешекче, кондитер, монтажчы, штукатур-маляр, балта остасы, ташчы, тракторчы, мастер, тарату линиясенә кассир, җитештерү һәм хезмәт биналарын җыештыручы һ. б.

Эш эзләүчеләр предприятиеләрнең кадрлар бүлеге вәкилләре белән әңгәмә кора, вакансияләр турында тулы мәгълүмат ала алачак (эш графигы һәм характеры, квалификация таләпләре, хезмәт хакы түләү системасы һ.б.).

Моннан тыш, теләүчеләр "ЭКСПО-КАМА" күргәзмә үзәге павильоннарында оештырылачак "Кама сәнәгать форумы – 2022" кысаларында күргәзмә белән дә таныша алачаклар.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы