Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә
Чаллыда эшсезлек дәрәҗәсе 0,43% тәшкил итә. Хәзерге вакытта Чаллыда эшсезләр сыйфатында 1 200 кеше теркәлгән. Ел башыннан «Рәсәй эше» кадрлар үзәгенә 10 821 граждан мөрәҗәгать иткән, 8 733 кеше эшкә урнаштырылган.
«Ел башыннан эшсезлек буенча пособиегә 143 млн 110 мең сум акча тотылган», - дип аңлатты кадрлар үзәге җитәкчесе Татьяна Быданова.
Бүген кадрлар үзәгенең мәгълүматлар базасында 9 125 вакансия бар. Шәһәрнең 1220 предприятиесе «Россиядә эш» порталында теркәлгән.
Фото: tatar-inform.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев