Чаллыда эшсезләр саны кими бара
Ике атна эчендә алар 153 кешегә кимегән
Ел башыннан шәһәрнең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 1364 кеше мөрәҗәгать иткән. Шәһәрдә барлыгы 3443 эшсез теркәлгән. Ике атна элек әлеге сан 3596ны тәшкил итә иде. Шәһәрдә эшсезлек дәрәҗәсе-1,22%, республика буенча - 1,7%. Бу хакта Мэриядә узган аппарат киңәшмәсендә ведомство җитәкчесе Татьяна Быданова хәбәр итте.
Мәшгульлек үзәгендә 5925 вакансия тәкъдим ителгән. Ел башыннан бирле 857 эшсез кеше эшкә урнаштырылган, шул исәптән 286сы-февраль аенда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев