Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Эйдос» роботын сынадылар

«КАМАЗ» ГАҖнең пресс-рама заводында «Эйдос» роботын уңышлы сынадылар. Робот Казанда эшләнгән.

Узган ел Eidos Robotics фирмасы заводка А12 робот-манипуляторы, эретеп ябыштыру җайланмасы һәм позиционер  биргән иде. Сәнәгать электроникасы лабораториясе хезмәткәрләре аның өчен программа эшләп, шасси цехында урын ясадылар. 

«Эйдос» өчен әйләнә торган өстәл куелган. Ул махсус экран белән бүленеп алынган. Ячейкада махсус келәм бар. Аңа ялгыш бассаң, хәтта операция башкарылса да, өстәл әйләнми. Фотояклау исә кирәк вакытта барлык системаны туктатырга сәләтле.   «Эйдос» бер айлык эшне 1-2 атнада башкара. 

Фото: КАМАЗ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы