Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фатирына арест салгач, бер хатын салым бурычын түләгән

Бурычы өч мең сумнан күбрәк булса, суд приставлары кешенең милегенә арест сала ала.

Чаллыда яшәүче хатын-кыз озак вакытлар салым акчаларын түләмәгән, шуңа бәйле рәвештә 18 мең сум бурычы җыелган. Суд приставлары хатын-кызга башкарма эш кузгату турында хәбәр итә, тик ул әҗәтләрен түләргә ашыкмый.

Пристав аның банк счетларыннан бурычларын түләттерергә тырыша, анда акча юклыгы билгеле була. Аннары хокук сакчылары хатын-кызның фатирларның берсенә арест салган. Шуннан соң гына ул әҗәтләрен тулысынча түләгән.

Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, ел башыннан суд приставлары салымнар буенча 1,4 млрд сумнан артык бурыч түләттергән. Аерым алганда, Чаллы приставлары 188 млн сум салым бурычын кайтарган.

Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсе искәрткәнчә, кешенең өч мең сумнан күбрәк бурычы булган очракта, суд приставларының ул кеше милкенә арест салу хокукы бар.

Бурычларны Федераль суд приставлары хезмәтенең ТР буенча идарәсенең рәсми сайтында «Башкарма эшләрнең мәгълүмат банкы» сервисында, шулай ук Россия Федераль суд приставлары хезмәтенең мобиль кушымтасында һәм Дәүләт хезмәтләре бердәм порталында түләп була. 

Фото: stolicaonego.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: арест