Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Галиәскәр Камал театры нинди спектакльләр күрсәтә?

Февраль ахырында Чаллыга гастрольләр белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры киләчәк. Казан артистлары шәһәрдәшләрне яратып өлгергән репертуардан тыш, өч премьера спектакле белән дә сөендерәчәкләр.

Аларның беренчесен, Альберт Шакировның «Сәфәр» пьесасы буенча куелган спектакльне, Чаллы халкы "Энергетик" мәдәният йорты сәхнәсендә күрә алачак.

Тагын бер яңалык – «Театр&Музыка. Яхин» Камал театры оркестры белән берлектә оештырылган музыкаль спектакль. Премьераны Орган залында тәкъдим итәчәкләр. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры Данияр Соколов сөйләве буенча, әлеге яңа проект театр һәм академик классик музыканың уртак эшчәнлегеннән гыйбарәт.

«Узган ел күренекле татар композиторы Рөстәм Яхинның юбилее булган иде, һәм без режиссер Айдар Җаббаров белән аның тормышына һәм иҗатына багышланган музыкаль спектакль уйлап таптык. Бу проектның төп һәм уникаль үзенчәлеге – академия актерларының оркестр белән бергә солистлар, вокалчылар ролендә чыгыш ясаулары. Яхин романсларына салынган сүзне академик актерлар гына тапшыра ала», - дип билгеләп үтте Данияр Соколов.  

Билгеләп үтик, 30 кешедән торган Казан оркестры шәһәргә тулы составта киләчәк.

Яшь чаллылылар өчен дә яңа спектакль әзерләнгән. Балалар өчен «Малай, бүре һәм Шомбай» дип исемләнгән музыкаль әкият А.Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театры сәхнәсендә тәкъдир ителәчәк.

Чаллы татар дәүләт драма театрының сәнгать җитәкчесе Олег Кинҗәгулов исә, 19 февральдә Казан коллегаларының килүе уңаеннан театрда күргәзмә ачылуы көтелә дип өстәде. Хәзер Чаллы артистлары татар халкының танылган мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» повесте буенча премьера спектакле өстендә эшли, аның премьерасы март ахырына планлаштырылган.  

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният