Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гомер итүче тыл хезмәтчәне 90 яшьлек юбилеен билгеләп үттте

Автозавод районында яшәүче тыл хезмәтчәне Мөхәммәтдинов Митьян Мостафа улы, 90 яшьлек юбилее уңаеннан, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев исеменнән котлаулар кабул итте.

Митьян Мостафа улы Башкортстанның Илеш районы Иске Күктау авылында туа. Башлангыч мәктәпнең 4 сыйныфын тәмамлый. Аннан унеллык кичке мәктәптә укый. Сугыш елларында колхозда эшли. Соңыннан техникумда механизатор белгечлеге буенча укый. 1957 елда өйләнә, тормыш иптәше белән 4 бала тәрбияләп үстерә.

Гаиләсе белән бергә Илеш районының Югары Яркәй авылына күчеп китә. Сөт комбинатына эшкә урнаша. Тагын бик күп һөнәрләр үзләштерә. Технолог, механизатор, куркынычсызлык техникасы буенча инженер булып эшли.

1981 елда гаилә Чаллы шәһәренә күчеп килә. КамАЗның двигательләр заводына слесарь булып эшкә урнаша һәм шул эш урыныннан лаеклы ялга чыга.

Ветеранның бүген көнгә 7 оныгы һәм 3 оныкчыгы бар.

«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәте өчен» медале, «Хезмәт ветераны» медале һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы