Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда 28 ветеран Җиңү көненә акча алачак

Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган түләүләрне күчерә башлады.

Җиңүнең 77 еллыгы уңаеннан, Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм сугышта катнашучыларга бер тапкыр 10ар мең сум күләмендә акча бирә башладылар. Аны алу өчен гариза язып тапшыру кирәкми. Татарстанда мондый акчалата бүләкне 438 ветеран алырга тиеш. Шуларның 28е Чаллыда яши.

Исегезгә төшерәбез, 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм анда катнашучыларга бер тапкыр бирелә торган түләү Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2019 елның 24 нче апреленьдә имзаланган «Җиңү көненә гражданнарның кайбер категорияләренә ел саен акчалата түләү турында»гы 186 нчы номерлы Указы нигезендә гамәлгә ашырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев