Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Җиңү көнендә пассажирларны бушлай йөртәчәкләр

Иртәгә Чаллыда бөтен кеше җәмәгать транспортында бушлай йөри алачак.

9 майда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 77 еллыгын бәйрәм итәбез. Шул уңайдан Чаллы мэры Наил Мәһдиев халыкка бүләк ясады. Аның боерыгы нигезендә  иртәгә тәүлек буена Чаллы кешеләрен һәм шәһәребез кунакларын җәмәгать транспортында бушлай йөртәчәкләр. Бүгенге көндә шәһәрдә 14 маршрут буенча – 300 автобус, 11 маршрут буенча 70тән артык трамвай йөри. Иртәгә шулай ук бакчаларга да бушлай барып булачак.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү көне җәмәгать транспорты бушлай