Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы ата-аналар комитеты кайсысы?

4 март көнне 1 нче шәһәр балалар һәм яшьләр иҗат йортында «Тату сыйныф серләре» ата-аналар комитетларының республика конкурсының муниципаль этабы узды.

Шәһәр мәктәпләренең иң яхшы ата-аналар комитетлары берничә конкурс сынавын уздылар: «Тату сыйныф серләре» күргәзмәсе, «Безнең күңелле тату сыйныф» визит карточкасы һәм «Халык сәнгате» иҗади проектын яклау.

Иң яхшы ата-аналар комитеты дипломнар белән бүләкләнде: 

1 урында – 25 нче мәктәп;

2 урында – 41 нче мәктәп һәм 48 нче мәктәп;

3 урында – 39 нчы мәктәп һәм 1 нче мәктәп.

1 нче урынны алган Команда «Тату сыйныф серләре» Ата-аналар комитетлары республика конкурсының зональ этабына уза.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы