Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы табиблар кемнәр?

Шәһәрдә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көненә багышланган тантана булды.

Шәһәрдә сәламәтлек саклау хезмәткәрләре көненә багышланган тантана булды. Табиб, шәфкать туташларын һөнәри бәйрәмнәре белән котларга шәһәр мэры Наил Мәһдиев тә килде. «Ярты миллионлы шәһәр халкы мэры буларак сезне бәйрәмегез белән котлау миңа рәхәтлек бирә. Сәламәтлек саклау хезмәткәре – һөнәр генә түгел, талант һәм күңел халәте дә ул. Бу сыйфатлардан башка кешене сәламәтләндереп тә, тормышка кайтарып та булмый», – диде ул.

Ул Чаллыда  сәламәтләк саклау буенча проектларны тормышка ашыруда ярдәм иткән өчен Татарстан Президентына, сәламәтлек саклау министрлыгына рәхмәт белдерде.

Татарстан дәүләт советының рәхмәт хаты белән сугыш ветераннары госпиталенең медицина бүлеге буенча баш табиб урынбасары Юлия Заболотская бүләкләнде.

6нчы балалар поликлиникасы һәм 3нче теш дәвалау поликлиникасыннан Әнисә Давыдова белән Флер Нәҗмиевка РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамотасы бирелде.

Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, һөнәри осталыгы өчен Линуза Ганиева исемендәге 4нче шифаханә баш табибы Равил Бакиров «Сәламәтлек саклау отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 9нчы шәһәр хастаханәсе табибы Ольга Ионова белән 7нче поликлиника табибы Флюра Кәлимуллина «Иң яхшы табиб» булып  табылдылар. 7нче поликлиника табибы Анастасия Хәйруллина «Иң яхшы яшь табиб» булды. 

2нче шәһәр хастаханәсеннән, диагонстика бүлеге мөдире Ренат Әһәлтдинов – «Иң яхшы табиб-тикшерүче»,  БСМПның медицина буенча баш табиб урынбасары Роман Джумабаев - «Стационарның иң яхшы табибы», 3нче теш дәвалау поликлиникасы табибы Татьяна Шилкина иң яхшы стоматолог дип табылды.  Кама балалар медицина үзәге травматология бүлеге мөдире, травмотолог-ортопед Малхаз Коринтели – сәламәтлек саклау легендасы дигән югары дәрәҗәгә, ә йогышлы авырулар хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Валентина Калачева «Елның иң яхшы медицина хезмәткәре» исеменә лаек булды.

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сәламәтлек табиблар