Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике күпкатлы йорт төзелеше тәмамланды

Чаллының 59 микрорайонында яңа күпкатлы торак йортка проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирелде. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

20 катлы йорт 2020 елда төзелә башланган. Бинаның җир асты өлеше белән гомуми мәйданы 13 мең кв. метрдан артык тәшкил итә. Йортта – 195 фатир, гомуми мәйданы 7,7 мең кв. метр.

Йомгаклау тикшерүе 29 июньнән 12 июльгә кадәр булды. Капиталь төзелеш объекты эксплуатациягә әзер. Аның почта адресы: Чаллы шәһәре, Мәскәү проспекты, 74В йорты.

Шулай ук Мәләкәс аръягы бистәсендә яңа йортның йомгаклау тикшерүе башланды. Кирпеч йорт 2018 елның ахырында төзелә башлады. Аның мәйданы - 15,1 мең кв. метр. 11 катлы йортның гомуми мәйданы 11 мең кв. метр, анда - 238 фатир.

Объект югары дәрәҗәдә әзер. Якын киләчәктә кисәтүләр булмаганда, аңа проект документларының туры килүе турында бәяләмә биреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев