Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике сменада эшләүче мәктәпләр саны арта

Быел алар 24 булачак.

Яңа уку елында Яр Чаллы мәктәпләрендә парталар артына 67 меңнән артык укучы утырачак. Ике сменада эшләячәк мәктәпләр саны 24кә кадәр артачак. Узган ел алар 22 иде.
"Яңа мәктәпләр төзелүгә карамастан, икенче сменалардан әлегә китә алмыйбыз", - диде август педконференциясендә мәгариф һәм яшьләр идарәсе җитәкчесе Рөстәм Хузин.
Беренче сыйныфларга 8,5 меңнән артык бала барачак, комплектация 5 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Беренче сыйныф укучылары саны тагын ике ел артачак, дип ачыклык кертте Хуҗин.
Түрә коррекцион мәктәпләрдә урын җитмәү мәсьәләсен дә күтәрде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәгариф