Чаллыда ике яшьлек кыз бала дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән
Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, параорбиталь гематома булган.
13 сентябрь кич белән ике яшьлек баланы ГЭС бистәсендәге бер йорт янында тапканнар. Ул дүртенче каттагы балконнан егылып төшкән.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсеннән әйтүләренчә, якынча мәгълүматлар буенча әти-әнисе кухняда булганда бала балконга чыгып, шундагы әйберләрдән үзенә баскыч ясаган һәм аска карамакчы булган. Ниндидер бер мизгелдә бала ычкынып китеп, дүртенче кат биеклектән егылып төшкән.
Сабыйны хастаханәгә алып киткәннәр, аның баш сөяге имгәнгән, баш мие селкенгән, борын сөяге сынган, параорбиталь гематома булган. Әлеге факт буенча «Саксызлык аркасында сәламәтлеккә авыр зыян китерү» маддәсе белән җинаять эше кузгатылган.
Фото: borshmedia.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев