Чаллыда җилләткечтән янгын чыккан
Узган ял көнендә яңа шәһәрнең 43/15 йортындагы бер фатирда янгын чыга.
Фатир хуҗасы Анны Мардус әйтүенчә, янгынның сәбәбе - җилләткечнең электрүткәргечендәге кыска ялганыш. Бу ханым социаль челтәрләдә тулысынча янып беткән фатирын күрсәтте. “Бүген төнлә фатирым янды. Үзем башка бүлмәдә йөклап киттем. Фатир кап-кара төтен белән тулгач уянып киттем. Капшана-капшана фатирдан чыктым. Тосик исемле песием янып үлде. Гаиләмнең, үземнең бар әйберем янып бетте. Бу минем тормышымдагы иң коточкыч төн булды. Мөмкинлегегездән чыгып, ярдәм итүегезне сорыйм”, - ди ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев