Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Имин Рунет атналыгы» узачак

«Имин Рунет атналыгы» беренче тапкыр 2008 елда оештырылды, һәм шул вакыттан бирле аны үткәрү Чаллы шәһәре муниципаль китапханәләре өчен яхшы традициягә әверелде.

2 февральдән китапханәләрдә «Бергә имин Интернет өчен» дигән шәһәр акциясе старт ала. Акция чаралары программасына интерактив танып-белү программалары һәм уеннар, викториналар, әңгәмәләр, китап күргәзмәләре, зарарлы программалардан саклану һәм мәгълүматны критик анализлау кагыйдәләре буенча өйрәтү практикумнары кертелгән. Балалар һәм ата-аналар интернетта куркынычсыз аралашу, шәхси мәгълүматларны саклау, үз иҗатыңны Интернетта нәтиҗәле таныту, шулай ук «Вебландия» иң яхшы куркынычсыз балалар ресурслары каталогы белән танышачаклар.

http://nabchelny.ru/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шәһәр тормышы

Нет комментариев