Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Камафлекс» җәмгыяте импортны алыштыруны гамәлгә ашыра

Чаллыда кече һәм урта бизнеска ярдәм итү буенча эш дәвам итә.

Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Наталия Кропотова «Камафлекс» предприятиесендә булды. Оешма «Үсеш» сәнәгать паркында урнашкан, гидравлик арматура һәм компонентлар җитештерү белән шөгыльләнә.

Хәзерге вакытта «Камафлекс» элек Кытайдан кертелгән продукция җитештерә. 2018 елда оешма Италиядан махсус җиһаз сатып алган, ул импортны алыштыру продукциясен сыйфатлы җитештерергә мөмкинлек бирә.

«Әлеге төр продукцияне автомобиль төзелешендә, авыл хуҗалыгы техникасында кулланыла. Безнең Россиядә әлеге продукция җитештерә торган фирмалар юк», - дип билгеләп үтте компания җитәкчесе Александр Сенаторов.

Санкцияләр шартларында предприятие продукция җитештерүне өч тапкырга арттырган. 

Бу нәтиҗәгә предприятиенең үз заказларын Татарстанның Республика маркетинг үзәгендә урнаштыру да алып килде. Ул эшмәкәрләргә  Россиянең импортны алыштыру биржа мәйданчыгына чыгарга мөмкинлек бирә.

«Камафлекс» продукциясе Россиягә һәм Белоруссиягә җибәрелә.

Бүген предприятиедә 50 кеше эшли.

«Без компаниянең Россиягә һәм Белоруссиягә җибәрә торган продукцияне җитештерү өч тапкыр артуын күрәбез. Күләмнәр арту сәбәпле, предприятие хезмәткәрләр санын арттырырга планлаштыра. Бердәнбер мәсьәлә - АС14 маркалы корычның җитәрлек күләмдә булмавы, Без бу мәсьәләне республиканың Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы белән берлектә хәл итәргә ниятлибез», – диде Наталия Кропотова.

Бүген «Үсеш» сәнәгать паркының 24 гектар мәйданында 18 предприятие-резиденты урнашкан. Билгеләп үтик, паркның беренче чираты тулысынча эшли. Хәзер өченче чиратны эшләтеп җибәрү өстендә эш бара.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы