Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Карга боткасы» милли бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр

Чаллыда 16 апрельдә 12:00 сәгатьтә Җиңү паркында «Карга боткасы» милли бәйрәме узачак. Бәйрәмдә шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән «Шонкар» башкорт милли - мәдәни автономиясе һәм «Чишмә» халыклар дуслыгы йорты артистлары катнашачак.

Чаллылыларны башкорт һәм татар башкаручыларының матур номерлары, кубыз һәм курай уйнавы көтә.

Чараны Алабуга сәнгать көллияте, «Гөлназирә» халык башкорт ансамбле һәм «Гөрләвек» балалар ансамбле чыгышлары бизәячәк. Алабуга һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән бәйрәм кунаклары да үз чыгышлары белән сөендерәчәк.

Бәйрәмдә «Һөнәр йорты» программасында катнашучыларның декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре күргәзмәсе эшләячәк.

«Карга боткасы» милли бәйрәме – башкортлар һәм татарларның тарихи борынгы йола бәйрәме. Бу бәйрәмне язын кара каргалар килгәч үткәрәләр. Ул «Карга туе» яки «Карга боткасы» дип атала. Бу йола борынгы заманнардан менә болайрак үткәрелеп килә. Бу көнне кешеләр басуга балалар белән чыкканнар, балаларга ашарга яраклы яшел үсемлекләрне күрсәткәннәр һәм аларны танырга өйрәткәннәр. Соңыннан ботка пешергәннәр. Боткага кирәкле продуктларны балалар бөтен авыл буйлап җыйганнар. Өлкәннәр кымыз, әйрән, май алып килгән. Барлык балалар һәм өлкәннәр җырлаганнар һәм биегәннәр. Аннары Убырлы карчык пәйда булган, ул ботканы урларга яки балаларга зыян салырга омтылган. Өлкәннәр аны догалар белән куып җибәргәннәр. Шуннан соң барысын да ботка белән сыйлаганнар, үз теләкләрен тели-тели, калдыкларны каргаларга һәм башка кошларга биргәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев