Чаллыда кечкенә баланы руль артына утырткан йөртүчене штрафка тарттылар - ВИДЕО
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кечкенә баланы руль артына утырткан йөртүчене штрафка тарттылар - ВИДЕО

Чаллыда яшәүчеләр юлдан бара торган автомобиль белән кечкенә бала идарә итүен күреп алган – бала машина йөртүчесенең утыргычына басып бара, педальгә әтисе баса, транспорт югары тизлек белән хәрәкәт итә. Мондый мәгълүмат социаль челтәрләрдә чыкты.

Прокуратура бу хәлдән соң ук тикшерү башлаган. Машинаның йөртүчесен ачыклаганнар: ул – Чаллыда яшәүче 30 яшьлек ир-ат. Аны автомобильдә кешеләр утыртып йөртү һәм иминлек каешларын куллану кагыйдәләрен бозган өчен штрафка тартканнар. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.


Нет комментариев