Чаллыда Халыкара Туган Тел көнен билгеләп үттеләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Халыкара Туган Тел көнен билгеләп үттеләр

19 нчы мәктәптә Халыкара Туган тел көненә багышланган шәһәр бәйрәме узды.

Күп кенә халыклар телендә «Бергә тату гаилә» дигән девиз астында туган телебезнең матурлыгы һәм бөеклегенә мисаллар китерелде.

Чарада Шәһәр Советы депутаты Фирдүсә Әюпова, мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Рәхимә Касыймова катнашты.

 Конкурста җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

 

Чыганак:http://nabchelny.ru/news/42822

Фото: ачык чыганаклардан 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев