Чаллыда хәләл ярминкә үтәчәк
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда хәләл ярминкә үтәчәк

Чара 9 июль көнне үтәчәк Корбан Гаете бәйрәменә багышлап оештырыла.

9 июль көнне мөселманнарның олуг бәйрәме – Корбан Гаете булачак. Шул уңайдан 8 июль көнне 10:00 – 15:00 сәгатьтә ЗЯБ бистәсенең Крупская 14А адресында урнашкан «Әбүзәр» мәчете территориясендә «Хәләл ярминкә» оештырыла. Биредә бәйрәм табынына татлы һәм күңелгә ятышлы бүләкләр алу мөмкинлеге булачак. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев