Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коронавирус инфекциясе белән авыручылар саны кими

Пандемия башланганнан бирле Чаллыда яңа коронавирус йогышының лабораториядә расланган 13 871 очрагы теркәлгән. Бу күрсәткеч 100 мең кешегә 240,3 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 11,4%ка түбәнрәк.

«Узган атна белән чагыштырганда, коронавирус йогышының лаборатор расланган очраклары саны 2,2 тапкыр кимегән. Алдагы атнада 3 129 очрак булса, узган атнада 1 429 очрак теркәлде», – дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.

Баш санитар табиб чаллылыларны эпидемиягә каршы кагыйдәләрне үтәргә чакырды:

«QR-кодлар гамәлдән чыгарылуга карамастан, Татарстан Республикасы буенча чикләү чаралары саклана. Барлык массакүләм чаралар да профилактиканың барлык кирәкле чараларын катгый үтәгәндә узарга тиеш. Битлек режимы һәм социаль дистанцияне үтәү таләбе дә саклана», - дип билгеләп үтте ул.

Билгеләп үтик, Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация дәвам итә.

Хәзерге вакытта Чаллыда беренче компонент белән 286 314, икенче компонент белән 229 453 кеше вакциналаштырылган. 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы

2
X