Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда коррупциягә каршы көрәш мәсьәләләре буенча киңәшмә үтте

Шәһәр мэриясендә «Муниципаль хезмәт системасында коррупцион куркынычларны нейтральләштерү» темасына киңәшмә узды.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар алдында юридик фәннәр докторы, профессор, Россия Федерациясе Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору советы президиумының эшче төркеме әгъзасы, Россия Федерациясе Президенты Идарәсе каршындагы коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча Экспертлар советы әгъзасы Павел Кабанов һәм Чаллы шәһәре прокуроры ярдәмчесе Ленара Галимәрдәнова чыгыш ясады.
Павел Кабанов коррупциягә каршы тору чараларын гамәлгә ашырганда системалы якын килүнең мөһимлеген билгеләп үтте, коррупциягә каршы тикшерүләр үткәрү тәртибен аңлатты. Шәһәр прокуроры ярдәмчесе барлык муниципаль хезмәткәрләргә игътибар итәргә кирәк булган өч мөһим мәсьәләне билгеләде: декларация кампаниясенә әзерлек; муниципаль хезмәт белән бәйле чикләүләр һәм тыюлар; элеккеге муниципаль хезмәткәрләрнең эшкә урнашу тәртибе.  

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: коррупция