Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кризиска каршы штаб үз эшен янәдән яңартты

2014 елда шәһәр мэры Наил Мәһдиев кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына ярдәм итү максатыннан, Чаллыда кризиска каршы оператив штабы оештырган иде.

Сәяси-икътисадый хәл тотрыклангач, әлеге штаб эшен туктатты. Шушы көннәрдә ул яңадан эшли башлады. «Һәр кризисның үзенең үзенчәлекләре була. Бүгенге вәзгыятьтә дә  шәһәр җитәкчеләре авырлыкларны киметү өчен мөмкин булганның барсын да эшли. Без ничек эшләргә икәнен беләбез, тәҗрибә бар. Хәзер дә аек акыл белән эш итәрбез. «КАМАЗ» ГАҖның үз заказларын шәһәрнең кече һәм урта эшмәкәрлек предприятиеләренә урнаштыру мөмкинлеге бар», – диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев. Ул шәһәр икътисадының барлык кризислар вакытында югары нәтиҗәләргә ирешүен ассызыклады. Быелгы вәзгыять тә искәрмә булмас дигән ышаныч белдерде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев