Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда көрәш буенча турнир җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр

«Витязь» мәктәбе спорт залында Яр Чаллы көрәшчеләрен – Муса Җәлил истәлегенә көрәш турниры җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләделәр.

Шәхси зачетта төрле авырлык категорияләрендә беренче урыннарны Ранис Гыйлаҗетдинов һәм Айназ Тимиров яуладылар. Ришат Исхаков (60 кг), Ренат Шәйхетдинов (80 кг), Илнар Галимов (90 кг) призерлар булдылар.

Спортчыларга бүләкләрне физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов, Чаллы шәһәренең Милли көрәш федерациясе рәисе Айдар Нәҗмиев, «Витязь» спорт мәктәбе директоры Артур Фролов тапшырдылар.

Милли көрәш федерациясе исеменнән җиңүчеләр – 100 мең сум, икенче урынны яулаган спортчылар 70 мең сум акча белән бүләкләнделәр.

Команданы һәм яшь чемпионнарны – 13 яшьлек Рамазан Мөхәммәтовны һәм 15 яшьлек Ришат Галимовны әзерләгән тренер Илгиз Шәмсевәлиев дә акчалата бүләк алды.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев