ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов сүзләренә караганда, иҗат элементларында ярыклар барлыкка килгән.
Чаллының Энтузиастлар бульварындагы легендар скульптураларны яңартачаклар. Бу эш белән Россиянең танылган рәссамы Владимир Акимов җитәкчелегендәге осталар шөгыльләнәчәк.
– Проект эшләре инде тәмам. Бүгенге көндә скульптураларны төзекләндерү өчен смальта дигән материал эзләү белән мәшгүльбез. Аны сатуда табуы авыр, – дип белдергән “Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы” ААҖе җитәкчесе Азамат Вильданов chelny-biz интернет сайтына.
Бульвардагы скульптураларның торышы инде күптәннән белгечләрдә борчу уята иде. ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе Факил Гайфетдинов сүзләренә караганда, иҗат элементларында ярыклар барлыкка килгән. Бу исә әйләнә-тирәдәгеләргә дә куркыныч тудыра.
Бар да план буенча барса, әзерлек эшләренә (чистарту, грунтлау) инде киләсе атнадан ук керешергә исәп тоталар.
Нет комментариев