Чаллыда машина тәрәзәләрен караңгылатучыларны ачыкладылар
Беренче туктату да ук тонировка пленкасын алучыларга штраф та салмаска мөмкиннәр.
Чаллыда тәрәзәләрне караңгылату (тонировка) кагыйдәләрен бозучы автомобиль хуҗаларын ачыклау буенча рейд узды. 3 сәгать эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре 40 машина йөртүчегә штраф салды. Әлеге шәһәрдәшләребез идарә иткән автомобильләрдә пыялаларның яктылык үткәрү дәрәҗәсе техник регламент таләпләренә туры килми. Моның өчен 500 сум күләмендә штраф салына. Моннан тыш, машина йөртүче 10 көн эчендә тонировка пленкасын салдырырга тиеш. Кабат шундый ук шелтә белән туктатылган очракта машина йөртүчегә 1000 сум күләмендә штраф билгеләнә яки ул 15 көнгә сак астына алына. Беренче туктату да ук тонировка пленкасын алучыларга штраф та салмаска мөмкиннәр.
фото: 54.мвд.рф
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев