Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Май чабу бәйрәмен үткәрәчәкләр

Чаллыда 6 март көнне берьюлы 3 мәйданчыкта май чабу бәйрәме оештырыла. Бәйрәмнәр сәгать 11дә башлана.

Бәйрәм чаралары мэрия каршындагы мәйданда, Җиңү паркында һәм ГЭС бистәсенең мәдәният һәм ял паркында узачак.
Программада халык уеннары, төрле бәйгеләр, әйлән-бәйлән уйнаулар, җырлар һәм биюләр, иҗат коллективлары чыгышы каралган. Шулай ук шәһәр халкы кышны тантаналы озатып җибәрергә, талантларын күрсәтергә һәм төрле конкурсларда катнаша алачак.

Бәйрәм кунаклары өчен коймак, шашлык, кайнар эчемлекләр әзерлиләр. Традиция буенча Май чабу бәйрәме карачкы яндыру белән тәмамланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ял бәйрәм