Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак

23 апрель көнне икенче ел рәттән Чаллы татар драма театрында «Мин татарча сөйләшәм» фестивале узачак. Быел ул тел темасына багышлана.

Сәгать 16:00дән 20:00гә кадәр биредә төрле чаралар — коворкингта тел лабораториясе һәм балалар мәйданчыгы, экспозиция мәйданчыгында qot күргәзмәсе һәм маркет, кече залда татар киносын күрсәтү һәм татарча караоке һәм Театр паркында урам экскурсияләре узачак.

Керү теркәлү буенча: https://chelnyteatr.timepad.ru/event/1971229/

Оештыручылар: URBANTATAR шәһәр берләшмәсе, А. Гыйләҗев исемендәге Чаллы дәүләт татар драма театры. Бөтендөнья татар яшьләре форумы белән берлектә гамәлгә ашырыла.

Сораулар буенча: + 7 (986) 915 - 92 - 03 (Гүзәл Әхмәтгәрәй)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев