Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мәктәп укучылары һәм студентлар арасында дебатлар узачак

17 мартта Чаллы шәһәренең «Нур» яшьләр үзәгендә «Читтән караш» мәктәп укучылары һәм студентлар арасында беренче дебатлар узачак. Дебатларда шәһәр мәктәпләре һәм урта махсус уку йортлары командалары катнашачак.

Әлеге чараның максаты – мәктәп укучылары һәм студентларында логик һәм критик фикерләүне камилләштерү, укучыларда һәм студентларда халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен үстерү, коммуникацияләр, командада эшли белү, һәр округның сәяси көн тәртибенә җәлеп итү.

Катнашучыларга бирелгән темага чыгыш ясау өчен материал әзерләргә, чыгыш ясарга һәм үз фикереңне аргументлар белән якларга кирәк булачак. Катнашучылар һәм җанатарлар командалар чыгышыннан соң үзләрен кызыксындырган яки төгәлләштергән сорауларын бирә алалар.

Уеннар нәтиҗәләре буенча катнашучы командаларга катнашу өчен сертификатлар, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм дипломнар тапшырылачак. Дебатларда катнашу өчен команда җыярга, гариза тутырырга һәм аны mcnur@mail.ru электрон почтасына «Читтән караш» дигән тамга белән җибәрергә кирәк. Оештыру комитеты командаларның гаризаларын 2022 елның 11 мартына кадәр кабул итә. Нигезләмә белән биредә танышырга мөмкин. 

Дебатлар 17 мартта – беренче уен, 21 апрельдә – икенче уен, 19 майда – финал уены узачак.

Тулырак мәгълүмат: 8 (917) 920-23-69 – Яна (проектның кураторы).

«Читтән караш» мәктәп укучылары һәм студентлар арасында ачык дебатларны «Нур» яшьләр үзәге оештыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы