Чаллыда мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак

Гомрә хаҗына юллама кемгә эләгәчәк?

4 апрельдә Чаллыда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кубогына мөселманнарның татар милли көрәше һәм кул көрәше буенча берләштерелгән XII россиякүләм ачык турниры узачак.

Шәһәрнең «Витязь» спорт комплексында узачак ярышта Татарстан һәм башка төбәкләрдән 100гә якын спортчы катнашыр дип көтелә.

Нәзарәт кубогына ел саен үткәрелә торган бу турнир актив һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баручы мөселман спортчыларын берләштерү максатын куя. Һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр дипломнар һәм кыйммәтле призлар белән бүләкләнә, җиңүче командага Нәзарәт кубогы Кубогы тапшырыла. Ә иң кыйммәтле бүләккә — Гомрә хаҗына юлламага — беренче урынны яулаучылар арасында җирәбәдә отучы лаек була.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев