Чаллыда «Рено» автомобиле юл читендә туктап торган «КАМАЗ»га бәрелә
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте бүген иртән Машина төзүчеләр урамында «Мегастрой» төзелеш гипермаркеты каршында булган.
Чаллыда «Рено» автомобиле юл читендә туктап торган «КАМАЗ»га бәрелгән, шоферы үлгән. Бу хакта «Татар-информ»га агентлыкның үз хәбәрчесе авария урыныннан хәбәр итте.
Кеше үлеменә китергән юл һәлакәте бүген иртән Машина төзүчеләр урамында «Мегастрой» төзелеш гипермаркеты каршында булган. Агентлыкның үз хәбәрчесе белдергәнчә, урта полосада «БМВ» автомобиле хәрәкәт иткән һәм кайсыдыр мизгелдә кисәк кенә уңга борылырга карар кылган. Бу вакытта уң як полосада «Рено» машинасы барган. Француз автомобиленең хуҗасы, «БМВ» белән бәрелешмәс өчен, рулен кисәк борган һәм юл читендә туктап торган «КАМАЗ» автомобиленә килеп сыланган.
«Авария нәтиҗәсендә «Рено» шоферы машина салонында кысылып калган. Алган җәрәхәтләрдән ул шунда ук үлгән. Моннан тыш, җиңел автомобильдә бер пассажир да булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ул җитди тән җәрәхәтләре алмаган, шулай да ашыгыч ярдәм табиблары аны хастаханәгә озаткан», - дип белдерде агентлык хәбәрчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев