Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Республика шахмат-шашка турнирының шәһәр этабы узды

Чаллыда өлкән буын кешеләре арасында Республика шахмат-шашка турнирының шәһәр этабы узды.

Турнирны оештыручылар – Россия шахмат федерациясе ярдәме белән «Россия Пенсионерлар берлеге» Гомумроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе һәм «Этюд» балалар-яшүсмерләр мәктәбе.

Проектның максаты – актив озын гомерлелек факторы буларак өлкән буын арасында шахмат һәм шашкаларны популярлаштыру, шулай ук пенсионерларны федераль һәм региональ ярышларда һәм турнирларда катнашуга җәлеп итү.


Җиңүчеләр түбәндәге тәртиптә билгеләнде:

Шахмат:

Хатын-кызлар арасында 1 урында – Наталия Гончарова;

Ирләр арасында 1 урында – Идрис Гыйззәтуллин.

Шашка:

Хатын-кызлар арасында 1 урында – Татьяна Одинцова;

Ирләр арасында 1 урында – Владимир Ненахов.

Шәһәр Советы депутаты, «Россия Пенсионерлар берлеге» җирле бүлекчәсе рәисе Эдуард Фәттахов турнир җиңүчеләрен бүләкләде һәм алга таба да уңышлар теләде.

16 февральдә Чаллы шәһәре Тукай, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнары җиңүчеләрен зональ турнирда кабул итәчәк.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы