Чаллыда республикакүләм ифтар ризыкларын тараттылар
598
0
7 ел рәттән Рамазан аенда Казанда уздырылып килгән Республикакүләм ифтар чарасы быел 30 000 ураза тотучыны авыз ачтырачак.
Чаллыда VIII Республикакүләм ифтар ланч-бокслары таратылды. Бу турыда Чаллы мөхтәсибәте хәбәр итте.
Быелгы ТАССРның 100 еллыгына багышланган VIII Республикакүләм ифтар Татарстанда гомуми үзизоляция режимы кертелү сәбәпле бу елны дистанцион форматта үткәрелә.
Ифтар ризыклары ланч-боксларга җыелып өйгә китереп бирелә һәм халыкның бары тик мохтаҗ катлауларын гына күздә тота. Әлеге җыелмалар волонтёрлар ярдәмендә «Ак Барс Арена» стадионы һәм «Туган авылым» милли-туристик комплексы территориясендә тутырыла.
350 данәдән торган шундый ланч-боксларның бер өлеше 30 апрель көнне Чаллы шәһәре мөхтәсибәтенә дә кайтты һәм «Ихсан» фонды ярдәмендә ураза тотучы халыкка таратылды.
«Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», — диелә Пәйгамбәребездән (салаллаһү галәйһи вә сәлләм) килгән бер хәдистә.
Чыганак:Татар- информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев