Чаллыда Роспотребнадзор эпидемиягә каршы кагыйдәләрне бозучыларны ачыклауны дәвам итәчәк
Пандемия башланганнан бирле Яр Чаллыда яңа коронавирус инфекциясенең лаборатор расланган 6 164 очрагы теркәлгән. Күрсәткеч 100 мең кешегә 1173, 5 тәшкил итә, бу республика буенча уртача күрсәткечтән 5,3%ка түбәнрәк. 225 кеше медицина күзәтүе астында, 11 393е исәптән төшерелгән. Узган атнада Роспотребнадзор Чаллыда 19 хуҗалык итүче субъектны тикшерде.
«Әлеге предприятиеләрдә вакцинация 86дан 96%ка кадәр колачлана, шул ук вакытта аларның җидесендә профилактиканың ковидка каршы чараларын бозу очраклары ачыкланды. Болар – №47, 36, 12, 13 нче балалар бакчалары. Кайдадыр персонал арасында кулларны эшкәртү буенча гигиеник таләпләр тәэмин ителми. Вазыйфаи затлар беркетмәләр төзү өчен чакырылган, тиешле чаралар күреләчәк. Шулай ук 22 нче һәм 37 нче мәктәпләрдә һәм ике сәнәгать объектында: "Железнодорожник", "Агросила Сервис"та кагыйдәләр бозу ачыкланды», – дип хәбәр итте Роспотребнадзор идарәсенең Чаллы территориаль бүлеге җитәкчесе Илгизәр Бариев.
Моннан тыш, Илгизәр Бариев хәзерге вакытта Яр Чаллыда коронавирусның омикрон-штаммы ачыкланмавын билгеләп үтте: «Яр Чаллыда әлегә расланган очраклар турында әйтә алмыйм, анализлар Саратов өлкәсенә җибәрелгән. Мәгълүматлар әзер булгач, алар оператив штаб тарафыннан хәбәр ителәчәк».
http://nabchelny.ru/
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев