Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда "Сабан туе гүзәле" бәйгесенең сайлап алу туры узды - ФОТОРЕПОРТАЖ

Чаллының "Кызыл Тау" мәдәният үзәгендә "Сабан туе гүзәле - 2022" шәһәркүләм бәйгесенең сайлап алу туры узды.

Бәйгедә барысы бергә 20 гүзәл кыз катнашты. 

- Конкурс быел 28нче тапкыр уздырыла. Алдагы елны кебек үк бәйгедә 16 яшьтән алып кызлар катнаша ала. Ни өчен дигәндә, бу яшьтә үк татар кызларының үзаңы бар, фикерләү сәләтләре көчле. Монда катнашырга теләк белдергән кызлар, алар татарлыклары белән горурланалар, татар телен камил беләләр. Шулар арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу - безнең бурыч, - дип сөйләде режиссер, сценарийлар язучы Зөләйха Минһаҗева.

Бу көнне кызлар жюри әгъзаларына матур чыгышлар әзерләгән иде. Кемдер биеде, җырлады, акробатик номер күрсәтүчеләр дә булды. 

20 кыз арасыннан әлегә 8 кызны сайлап алдылар. Бәйгенең икенче туры 5 май көнне уздырыла.   

Бәйге турында тулырак алга таба язабыз. Безнең белән калыгыз! Безне карап барыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев