Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда бакчаларга йөрүчеләр арткан

Бакча автобуслары хәрәкәте расписаниесендә бернинди дә өзеклекләр юк.

Көн саен Чаллыда 39 маршрут буенча 4700 кеше дачаларга йөри. Бакчачылар саны арткан, шәһәр хакимияте моны эсселек белән бәйли. Хәрәкәт расписаниесен өзү юк, берәр автобус чыкмый калса, автобус йөртүчеләрнең алмашка машиналары бар.

Шунысы да бар: шәһәр автобусларында һәм трамвайларда да пассажирлар саны арткан. Көн саен алар 82 мең кешене йөртә. Әлеге артуны коронавирус чикләүләрен бетерү белән бәйлиләр.

Чаллыда барлыгы көн саен 67 трамвай һәм 249 автобус халыкка хезмәт күрсәтә.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев