Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда «Салават кубогы»на ярышлар бара. Бүген соңгы көне

26 һәм 27 февральдә «Ипподром»ның яңартылган трассасында Татарстан Республикасының халык артисты Салават Фәтхетдиновның «Салават кубогы» дип исемләнгән ярышлары 26 нчы тапкыр уздырыла. Аның кысаларында «1400», «1600» һәм «Ирекле» дисциплиналарында Россия чемпионаты узачак.

Катнашуга гаризаларны Россиянең иң көчле узышчылары биргән, шул исәптән Рәис Миңнеханов, Дмитрий Брагин, Айдар Нуриев, Олег Жаворонков, Рәсүл Миңнеханов, Василий Кораблев, Рөстәм Фәтхетдинов.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, "Салават кубогы" Россиядә автоспорт буенча бердәнбер хәйрия ярышы булып тора. Призлы фондның күп өлешен һәм старт взносларын катнашучылар авыр тормыш хәлендә калган балаларга тапшыралар. 

Шул рәвешле, автоузышчылар игелекле эшләр эшли, балаларга ярдәм итә.

Заездлар 2 көн дәвамында үткәрелде.

Бүген исә сәгать 9:00дән төп ярышлар башлана, 12:30да ярышларны тантаналы ачу була, һәм 13:00дән “1400” һәм “1600” дисциплиналарының төп ярышлары дәвам итәчәк.

Фото: Татарстанның автомобиль спорты федерациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шәһәр тормышы