Чаллыда сайлаулар үтә. Сайлаучыларның 60 проценттан артыгы вакытыннан алда тавыш бирде
Сайлаучыларның гомуми саны-399 345 кеше. Сайлаучыларның 62,13 проценты вакытыннан алда тавыш бирде.
Чаллыда Татарстан Республикасы Президентын һәм Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлегенең дүртенче чакырылыш Шәһәр Советы депутатларын сайлау уза. Сайлаучыларның гомуми саны-399 345 кеше. Сайлаучыларның 62,13 проценты вакытыннан алда тавыш бирде.
Сайлау участоклары 8:00 дән 20:00 гә кадәр эшли. Һәр сайлау участогында сайлау комиссиясе әгъзалары, Күзәтүчеләр, хокук саклау органнары хезмәткәрләре өчен дә, тавыш бирүдә катнашучы гражданнар өчен дә (битлекләр, дезинфекция чарасы, бер тапкыр кулланыла торган ручкалар) шәхси саклану чаралары кулланып, барлык саклык чаралары күрелгән.
Һәр сайлау участогы термометрлар белән җиһазландырылган, УИК әгъзалары, тавыш бирүдә катнашучылар һәм бинаны эшкәртү өчен антисептик чаралар белән тәэмин ителгән. Тавыш бирү өчен бүлмәләр көн саен эшкәртелә.
Фото ачык чыганаклардан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев