Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда сәхнә осталыгы фестивале узды

Чаллыда «Если бы…» дип исемләнгән ХІ Ачык Бөтенроссия балалар-яшүсмерләр сәхнә осталыгы фестиваль-конкурсы узды. Чараны Балалар театр сәнгате мәктәбе оештырды.

Конкурска дистәләгән иҗат коллективы гариза биргән, номинацияләргә 500дән артык эш тәкъдим ителгән. Катнашучыларның күпчелеген 5 яшьтән алып 19 яшькә кадәрге балалар тәшкил итте. 

Тамашачылар аларның барысын да бик җылы каршы алды. Бер генә спектакль дә залдагыларны битараф калдырмады.

Фестивальдә катнашучылар өчен мастер-класслар һәм түгәрәк өстәлләр дә оештырылды. Анда жюри әгъзалары яшь сәхнә осталарына, осталыкларын тагы да арттыру өчен, үтемле киңәшләрен бирде.

Фестиваль нәтиҗәләре буенча «Драма спектакле» номинациясендә Гран-прига Чаллыдан ике театр коллективы лаек булды: «Пароль: поцелуй» спектакле өчен PARADOX авторлар театры (җитәкчесе Руслан Герасимов, 14 нче балалар-яшүсмерләр үзәге), шулай ук «Мечтатели» спектакле өчен «Мәктәп тарихлары» (җитәкчесе Наталья Федотова, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев