Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Solo Dance Chelny Бөтенроссия конкурсы узды

Чаллы шәһәрендә Solo Dance Chelny 2022 исеме астында классик, халык-сәхнә һәм заманча, эстрада биюе солистларының X Бөтенроссия конкурсы узды.

Шәһәр иҗат йорты 50дән артык катнашучыны кабул итте. Конкурста Ижау, Менделеевск, Түбән Кама, Минзәлә, Алабуга, Чаллы шәһәренең хореография бүлекләре укучылары, коллективлары, мәктәпкәчә учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр катнашты.

Конкурсны Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыклары, В.Д. Поленов исемендәге Россия халык иҗаты йорты, шулай ук шәһәр Башкарма комитетының мәдәният идарәсе ярдәме белән Балалар хореография мәктәбе оештырды һәм үткәрде.

 

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев